Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Җиңү көне"

8 май көнне Күлтәс авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үтте. Әйе, сугыш афәте Күлтәсне дә читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына 150 гә якын авылдашыбыз китә һәм күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар. Без һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янына җыелабыз. Быел бу чара 8 май көнне үтте. Митингта Үрнәк җирлеге башлыгы урынбасары Гилязиева Гөлшат Хөснулла кызы катнашты, авыл халкына үзенең котлауларын җиткерде. Бәйрәмгә авылдашыбыз сугыш ветераны Зиннуров Гәрәфетдин абый да килгән иде. Авылдашлар, килгән кунаклар да чыгыш ясадылар , бәйрәм котлаулары җиткерделәр. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чара , һәйкәлгә чәчәкләр кую, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып йомгакланды.
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек,бәхет һәм иминлек телибез! Илләре без тыныч булсын. Батырларны онытырга хакыбыз юк!