Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Кояшта кунакта"

3 майда Кояш көне билгеләп үтелә. Ул 1994 елда Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан оештырылган. Бу көнне Күлтәс  авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кояшта кунакта» дип аталган мәгълүмати - танып белү сәгате узды. Китапханәче балаларга кояш көненең кайчан барлыкка килүе һәм бу бәйрәмнең җәмәгатьчелекнең игътибарын кояш энергиясен куллану мөмкинлекләренә һәм табигый ресурсларны саклауга җәлеп итү максаты  белән уйлап чыгарылуы турында әйтте.  "Кояш" слайд-презентациясен кулланып, укучыларга кояшның  төзелеше, зурлыгы, температурасы һәм безнең җиребез  тормышында аның бәхәссез роле турында сөйләде, аннары йолдызыбыз турында кызыклы фактлар хәбәр итүче видеороликлар күрсәтте. Балалар кояшның кирәкле энергия белән тәэмин итүче икәнен белделәр. Кояш булмаса, җирдә мәңгелек туңлык булыр иде һәм планетадагы барлык тереклек ияләре һәлак булыр иде. Балалар Кояш турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, үз белемнәре белән уртаклаштылар, иң зур йолдыз турында күп кызыклы һәм файдалы  мәгълүматлар сөйләделәр. Соңыннан балалар кояш төп персонаж булып торган  китап һәм әсәрләрнең исемнәрен искә төшерәләр, мәсәлән  К.Чуковский "Краденое солнце", М. Пришвин "Кладовая солнца" һәм башкалар. Кояш турында шигырьләр укыдылар. Чарага «Солнце на страницах » дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды , анда эчтәлеге  «кояш»  белән бәйле китаплар тәкъдим ителде.  Ахырда балалар кояш рәсемен ясадылар һәм мультфильм карадылар.