Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"БезТукай шәкертләре"

"Без Тукай шәкертләре"
Тукай - бөек шагыйрь, халыкыбызның яраткан шагыйре. Аның әсәрләре Ватанга, туган ягына һәм халкына мәхәббәт белән сугарылган. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм классик стиль иҗат иткән бөек шагыйрь буларак кереп калган. Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, китапханәдә китап уку бәйрәме уздырылды .Катнашучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык. Г.Тукайның әсәрләре, әкиятләр һәм шигырьләре кычкырып укылды. Чара барышында шагыйрьнең биографиясенә багышланган слайд-презентация тәкъдим ителде һәм Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча төзелгән «Шүрәле» мультфильмы күрсәтелде. Чара азагында «Тукай дөньясына сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.