Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Нәүрүз" бәйрәме

НӘҮРҮЗ-МӨБӘРӘК БУЛСЫН!
Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.
Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. 2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.
20 нче март көнне клуб  белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Чара барышында төрле конкурслар, уеннар үткәрелде, алар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәмгә Яз-Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Алар үзара ярыштылар: Кыш бабай бирешергә теләмәде, ә көче аз калды, чөнки урамда җылы, язгы кояш балкый. Берничә ярыштан соң Кыш Бабай язга үз урынын бирде. Баштан ахырына кадәр бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Чара ахырында коймак һәм милли татар ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Мондый фольклор бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, йола бәйрәмнәренә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.