Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Нәсел җебем-шәҗәрәм"

4 март көнне Күлтәс авылы клубында "Нәсел җебем-шәҗәрәм" дип аталган шәҗәрә тапшыру кичәсе үтте. Бу кичә туган авылыбызның зур хөрмәткә лаек, олы йөрәкле шәхесләрен зурлау, игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды.Алар -Гөлнара Зәкәрия кызы, Олег Зәкәрия улы. Аларның тырышлыгы, матди ярдәме белән Күлтәс авылы халкына шәҗәрәләр төзелеп кайтарылды. 2021 нче елдан Татарстаныбызда Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән ,,Ядкарь”генеалогик үзәге эшли башлый.Әлеге оешма республика халыкларының тарихи хәтерен торгызуга ярдәм итү максатыннан оештырылган. Кичәгә Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан генеология бүлеге башлыгы Аиша Рафаиль кызы кайтты. Ул авыл халкына эчтәлеклеге чыгыш ясады, шәҗәрәләр тапшырды. Бу эштә башлап йөрүче авылдашларыбыз , спонсорларыбызга, Аишә Рафаиль кызына кичәгә килгән һәрбер кеше чын йөрәктән рәхмәт җиткерде. Авылдашлар үзләре дә шәҗәрә төзү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.