Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Язлар матур хатын-кызлар белән!"

6 март көнне Күлтәс авыл клубында китапханә белән берлектә "Язлар матур хатын- кызлар белән!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Гүзәл хатын-кызларыбызны котлап матур теләкләр, дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче Садыйков Мусаның әнисе Чулпанны , Украинада махсус хәрби операциядә булып кайткан Диманың әбисе Рима апаны, әнисе Оляны бәйрәм белән котлап иң җылы теләкләребезне тапшырдык. Авыл халкы тарафыннан концерт бик
җылы кабул ителде.