Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Күлтәс авылы тарихы" китабын тәкъдим итү

Күлтәс авыл клубында Гөлзада апа Шәяхметова язган "Күлтәс авылы тарихы" китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Китапта унҗиденче гасырларда барлыкка килгән авылның үткәне, бүгенге яшәеше, данлыклы кешеләре турында бик бай мәгълүматлар тупланган.Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диелә халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше үз халкының үткәне, ата-бабаларының көнкүреше белән кызыксынырга, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә тиеш. Күлтәслеләргә хәзер бу эш күпкә җиңеләйде, чөнки Гөлзада Шәяхмәтова авыл турындагы бөтен мәгълүматларны туплап, китап итеп бастырып чыгарды. Гөлзада апа эчтәлекле чыгыш ясады.Кичә чыгышлар, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Килгән авылдашлар Гөлзада апага рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Аңа алда да сәламәт булып, иҗади эзләнүләре белән авылдашаларын сөендереп торсын иде дигән теләктә калабыз.