Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Муса Җәлил иҗаты"

Күлтәс авыл китапханәсендә " Муса Җәлил иҗаты»әдәби сәгате узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең катлаулы тормышы  һәм яшүсмер еллары, аның әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының героик сәхифәләре белән таныштылар.  Муса Җәлил-танылган татар шагыйре һәм журналисты гына түгел, ул Бөек Ватан сугышы вакытында Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәгән СССР Герое. Ул шулай ук «Моабит дәфтәре» — төрмәдә язылган шигырьләр циклы авторы буларак та билгеле. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты бүген дә кешеләрне тынычлык һәм Кешелек хакына башкарылган эшләре сокландыра.