Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Коррупциягә каршы көрәшү-һәркемнең эше".

Китапханәдә  коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан”Коррупциягә каршы көрәшү- һәркемнең эше” дигән темага карата мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде.  Әңгәмә китапханәче Юсупова А. җитәкчелегендә үткәрелде. Китапханәдә шул темага карата күргәзмә оештырылды, күргәзмәдәге материаллар укучыларга тәкъдим ителде. Китапханәче Юсупова А. коррупциягә каршы көрәш көне турында эчтәлекле итеп  сөйләде, бу афәтне юк итүдә бергәләп көрәшергә чакырды. Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә вазифада булмасын, бай-ярлыга, дус-дошманга, яхшы-яманга, олы-кечегә аермыйча, гаделлек белән хөкем ителергә тиеш. Коррупция- җинаять. Киләчәктә коррупциягә карата аң үсәр, законнарда төгәлсезлекләр бетәр, намуслы затлар җитәкче вазифаларны биләрләр дип уйлыйм. Бәхет байлыкта түгел диләр бит. Сәламәт булуыбызга шатланып, барның кадерен белеп, һәр туган таңга сөенеп яшик. Укучылар коррупция турында бик  күп мәгълүмат алдылар. Әңгәмә укучыларда коррупциягә каршы карата нәфрәт уятты.