Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Сталинград-Җиңү пароле"

2 февральдә бөтен ил Сталинград сугышында Җиңүнең истәлекле датасын билгеләп үтә.Сталинград сугышы – ил язмышын хәл иткән, сугыш барышында тамырдан борылыш ясаган һәм иң канкойгыч сугыш, аны онытырга безнең 
хакыбыз юк. Китапханәдә   “Сталинград-Җиңү пароле !” дип исемләнгән патриотик сәгать үтте. Чара барышында укучыларыбыз Сталинград сугышының төп этаплары, Бөек сугыш геройлары турында белделәр. Өлкән буын китап укучылар үзләренең Волгоград шәһәренә барулары,истәлекле урыннар турында сөйләделәр.
 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә.1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
 Сталинград сугышы турындагы хәтер - ул бөек халык батырлыгы, рухи омтылышы, бердәмлек һәм батырлык турында хәтер.