Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Холокост фаҗигасе"

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Күлтәс авылы китапханәсендә Освенцим лагерен азат итү көненә багышланган «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче сугыш зәхмәте тәмамлануын күрү бәхетенә ирешмәгән, куанычлы Җиңү көннәренә кадәр яши алмаган миллионлаган яһүдләрнең куркыныч язмышы турында сөйләде. Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның "Холокост" исеме астында тарихка кереп калган варвар җинаятьләре турында фильм күрсәтелде, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ветеран укытучы Рима апай Хайруллина Хатынь авылы кешеләренә карата кылынган җинәять турында да әйтеп китте. Студент вакытында шунда барулары, тарихи урыннарны күрүе турында хатирәләр белән уртаклашты. "Яшьләргә, укучыларга бу вакыйгаларны онытырга ярамый.
Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерәләр"- диде Камил Ахмадуллин үз чыгышында.