Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Чыршы янында"

6 гыйнвар көнне Күлтәс авылы балалары өчен "Чыршы янында" дип аталган бәйрәм оештырылды. Бәйрәм булгач җыр, бию, уеннарсыз булмый инде. Балалар Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар. Балалар өчен лотерея уены да оештырылды. Килгән бер бала да бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле үтте.