Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Аккордеонның тылсымлы тавышы"

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Халкыбызны гармунсыз күз алдына да китереп булмый. Күлтәс авылы да гармунчыларга бай авыл булган. "Күлтәсне гармунчылар авылы" , дип тә йөртәләр иде, ди Рима апа. Бүген, 14 гыйнвар көнне үткәрелгән "Аккордеонның тылсымлы тавышы" дип аталган мастер-класс та очраклы оештырылмады. Аның максаты авылыбызның гармунчы осталары турында истәлекләр туплау, яшьләребезгә гармунда уйнау серләрен күрсәтү, өлкәннәребезне яшьлек хәтирәләрен исләренә төшерү иде. Мастер-классны алып баручы китапханәче булса, үзенең аккордеонда уйнау осталык дәресен күрсәтүче авылдашыбыз , үзешчән гармучы, яшьләр парламенты әгъзасы Камил Ахмадуллин булды. Чара аккордеон, гармун тарихы , "Әй гармуным минем , гармуным" дип аталган китап күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Камил тальян гармунда, аккордеонда халык көйләрен башкарды.Үзлегеннән өйрәнеп, башкару осталыгына ирешкән авылдашыбызга сокланып утырдык. Көйләрне башкару, уйнау алымнары, аккорденнның үзенчәлеге турында тамашачылар белән җанлы әңгәмә оештырды. Гармуннарда гын түгел флейта, кубызда да уйный икән Камил. Тамашачылар үзләре дә осталыкларын сынап карадылар. Теләге булганнарга гармунда уйнарга өйрәтү мөмкинлеге дә була ,дип безне сөендерде. Сәләт белән генә дә булмый, теләк һәм зур тырышлык кирәк , диде ул. Аңа үткәрелгән осталык дәресе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Алда иҗат уңышлары, авылдашларын матур көйләре белән сөендереп торуын теләп калабыз.