Культесская сельская библиотека - филиал № 18

" Хуш киләсең, Яңа ел!"

30 декабрь көнне Күлтәс авыл клубында китапханә белән берлектә " Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль уен программасы узды. Тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде, төрле әкият геройлары да килгән иде. Матур җырлар, шигырьләр, төрле уеннар белән үрелеп барган күңелле бәйрәм булды. Килгән кунаклар да изге теләкләрен җиткерделәр, шигырьләр укыдылар. Лотерея билетлары уйнатылды. Килгән барлык авылдашларга, яхшы кәеф бүләк иткән барлык артистларыбызга, бәйрәмебезнең спонсорларына чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. 2023 ел бары тик бәхет- куанычлар, илебезгә иминлек , тыныч тормыш кына алып килсен!