Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Хәтерлибез һәм горурланабыз!"

22 декабрь көнне Күлтәс авыл китапханәсендә авылдашыбыз физика – математика фәннәре докторы, Жуковский исемендәге Академия профессоры, инженер - полковник, Ю.А.Гагаринның укытучысы Мөбәрәкшин Рәхим Вәли улын искә алуга багышланган "Хәтерлибез һәм горурланабыз!" дип исемләнгән очрашу үтте. Очрашуга мәктәпнең яшь армиячеләр отряды, укытучылар, районнан "Җиһангирлар " төркеме җитәкчесе Хәлил Шәйхенурович, Рәхим абыйның туганнары- Раушания Шаймуллина һәм Алмаз Мөбәрәкшин катнаштылар. Чара Рәхим абыйның каберенә зират кылудан башланып китте. Аннан авыл клубында Рәхим абый турында якты истәлекләр белән уртаклаштык. Аның туганнары турында эчтәлекле чыгышлар тыңладык. Рәхим Мөбәрәкшинның фәнни эшчәнлеге, хезмәтләре, дәүләт бүләкләре турында материаллардан торган күргәзмә белән таныштылар.Күргәзмәдә аның туганнарына үз куллары белән язып калдырган китабы да бар иде.Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган җылы очрашу булды.