Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Балачак бәйрәме”.

1июнь- Балаларны яклау көне.Шул  уңайдан “Балачак бәйрәме”дигән темага карата балалар сабантуе үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең тарихы турында эчтәлекле итеп сөйләде. Әлеге бәйрәм безгә, баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ  икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын- ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Анда спорт ярышлары,  төрле уеннар оештырылды. Сабантуй ахырында иң актив катнашучы , иң оста чүлмәк ватучы, иң оста йөгерүче һәм башкалар билгеләнде. Китапханәче уенда катнашкан һәр балага  бүләкләр өләште. Балаларны яклау көненә карата үткәрелгән   Сабантуй бик файдалы узды.