Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Коррупция в мире сказок"

9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан укучылар белән "Коррупция в мире сказок" дип аталган әңгәмә үткәрелде. Укучыларга коррупциянең начар , закон тарафыннан тыелган икәнлеге аңлатылды. Коррупциянең килеп чыгу тарихы, сәбәпләре турында әйтелде.
«Старые сказки на новый лад» күренешләре мисалларында балаларда нинди гамәлләрнең коррупцион дип саналуы турында күзаллау булдырылды. Емельядан полиция хезмәткәре каешын эләктермәгән өчен акча таләп иткән. Тычкан теремкәйдә яшәгән өчен бакадан акча сорый, ә Айболитка, чиратсыз кертсен өчен , ришвәт бирергә тырышып карадылар. Балалар әкиятләр турында фикер алышуга актив кушылдылар, китаплардан уңай мисаллар искә төшерделәр.