Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Иңнәремдә -әнкәм кулы"

  Авыл клубында үзешчән шагыйрьләребез Факия апа Шәрәфетдинова, Дамир абый Нуриәхмәтов белән"Иңнәремдә-әнкәм кулы" дип исемләнгән  җылы очрашу, әдәби- музыкаль кичә үтте. Аларның икесенең дә әниләре Күлтәс авылы кызлары. Авыл халкы аларның иҗаты белән танышса, килгән кунаклар үзләренең нәсел шәҗәрәсе турында яңалыклар белделәр. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган бик матур, күңелләрдә озак саклана торган очрашу булды. Килгән кунакларга, тамашачыларга, очрашуны оештыруда ярдәм иткән Үрнәк җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм!