Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Горурланырлык шәхес"

"Горурланырлык шәхес"
13 октябрь көнне Лесхоз мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен патриотик сәгать үтте. Авылдашыбыз профессор, техник фәннәр докторы, полковник, Кызыл Йолдыз ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән Мөбәрәкшин Рәхим абый турында истәлекләр белән уртаклаштык. Мәктәпнең яшь армиячеләр отряды Рәхим абый Мөбәрәкшин исемен йөртәчәк.