Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Картаямыни соң йөрәк "

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтләре , кешелекле булулары, зирәклекләре өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. Быел да мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялда булган өлкәннәребезгә өйләренә барып бүләкләр тапшырдык, котлау сүзләре җиткердек. Ә 4 октябрь көнне Күлтәс авыл клубында китапханә белән берлектә өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Картаямыни соң йөрәк " дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте . Кичәгә килүче авылдашларыбыз кичәне оештыручы мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдереп бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар.