Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Әни сүзе бик олы сүз, якты кояш, киң җиһан".

 

   Әниләр көненә карата  клубта” Әни сүзе бик олы сүз, якты кояш, киң җиһан”   дигән баш астында әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде. Анда әниләр, әбиләр чакырылды. Китапханәдә Әниләр көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды,шул китапларга күзәтү ясалды. Китапханәче Юсупова А. әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлады. Аларга сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете теләде. Клуб мөдире Абдуллин  И. әниләрне бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен әйтте, матур җырларын җырлады. Матур җырлар өлкәннәребезнең матур теләкләре белән чиратлаштырылды. Лесхоз мәдәният йорты җитәкчесе Абдуллина М. , районыбызның ветеран җырчысы Габдрахманов Р.,укытучы Шакирова Г. барлык әниләрне, әбиләрне Әниләр көне белән котладылар, үзләренең иң яраткан җырларын башкардылар. Лесхоз китапханәчесе Шаймуллина Р. дә әниләргә үзенең изге теләкләрен әйтеп,әниләр өчен Ә.Еникинең “Матурлык”әсәреннән өзек укыды. Килгән кунаклар артистларны алкышларга күмделәр,соңыннан дәртле биюләр  биеделәр.    Әниләр,әбиләр бүләкләр белән рәхмәт әйтеп таралыштылар.