Культесская сельская библиотека - филиал № 18

Без наркотикларга каршы!

26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларны законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Наркотиклар куллану - упкынга бер адым. Башта син очасың, аннары җимереләсең. Наркоманның киләчәге юк. Тәмәке тартуга каршы көрәш, яшьләр арасында алкоголь һәм наркотиклар куллану буенча профилактика үткәрү, яшьләрне төрле наркотик матдәләрнең зарарлы йогынтысыннан саклану ысуллары, үз халәтеңне диагностикалау ысуллары белән таныштыру, һәркемгә сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге булдыру максатыннан «Без наркотикларга каршы!» дигән тематик сәгать узды. Катнашучылар белән наркотиклар, аларның тормышка, сәламәтлеккә йогынтылары турында; кешеләрне аларны куллануны башларга мәҗбүр итә торган сәбәпләр турында сөйләштек. Законның моңа ничек каравын ачыкладык. Тамашачылар өчен наркомания турында презентация күрсәтелде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.