Культесская сельская библиотека - филиал № 18

Ничек террор корбаны булмаска ?

Күлтәс авыл китапханәсендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында " Ничек террор корбаны булмаска»дигән темага күргәзмә-репортаж узды. Чара барышында «террорчылык» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары, үз-үзеңне ничек тоту, таныш булмаган әйберләр белән нәрсә эшләргә һ.б. турында сөйләделәр. Күргәзмә дә тәкъдим ителде, аның материаллары терроризмның нәтиҗәләре, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында тулырак белергә мөмкинлек бирде.