Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тынычлык дәресе"

Белем көнендә Иске Төрнәле мәктәбе укучылары белән Тынычлык дәресе үткәрдек.
Ни гаҗәп, тынычлык сүзендә күп мәгънә ята икән! Балалар тынычлык сүзенә капма-каршы мәгънәле сүзне уйлап таптылар. Тынычлык темасына кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрнең икенче яртысын эзләделәр. 2004 нче елда Бесланда булган җан тетрәндергеч вакыйганы искә алдылар. Дәрес ахырында, укучылар җирдә тынычлык булуын теләп, ак күгәрченнәр ясадылар.