Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Минем һөнәрем -укытучы"

"Минем һөнәрем - укытучы" -лаеклы ялдагы ветеран укытучылар белән түгәрәк өстәл. 40 ел гомерен балалар укытуга биргән Наилә апа, 37 ел башлангыч сыйныфлар укыткан Фәнзия апа, Рима апа, Гөлшат апалар истәлекләре белән уртаклаштылар. Хезмәтләренең беренче баскычы, беренче укучылары, хезмәттәшләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Үзләре турында истәлек язмалары да калдырдылар. Укытучылар тормышына багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.