Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Яраткан язучыларыбыз".

Күлтәс авылы китапханәсендә    китапханәнең иң актив өлкән китап укучылары белән әдәби  кунакханә үткәрелде. Әдәби кунакханә китапханәче Юсупова А. җитәкчелегендә узды.2015 нче ел- Әдәбият елы. Шул уңайдан китапханәче  2015 нче елның юбиляр язучылары  белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады, китап укучыларга тәкъдим итте.     Пенсионер укытучы Нуриева Н. якташыбыз    Г.Ахунов турында эчтәлекле итеп сөйләде.Әсәрләренә кыскача анализ ясады.Актив китап укучы Хайруллина Р.- М.Мәһдиев иҗатына күзәтү ясады. Өлкәннәребез шулай ук һәрберсе үзләренең яраткан әсәрләре буенча фикер алыштылар. Очрашу өстәл артында күңелле чәй эчү белән дәвам итте.    Әдәби кунакханә бик күңелле булды ,өлкәннәребез очрашуларга тагын килергә ышандырып  саубуллаштылар.