Культесская сельская библиотека - филиал № 18

" 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне"

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы елларында киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. 22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Бу көн булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә онытырга ирек бирми торган тарихның зур өлеше булды. Күлтәс авылы китапханәсендә клуб белән берлектә тарихи сәгать үтте. Балаларга иң зур сугышлар: Мәскәү, Сталинград һәм Курск сугышлары, партизан отрядлары, яшь сугышчылар турында, Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә Мәскәү янындагы символ турында сөйләнелде. Шулай ук балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. "Свечапамяти" акциясенә кушылдык. Сугыш ветераны Зиннуров Гарәфетдин абый янында булдык. Истәлек бүләге, күчтәнәчләребезне тапшырдык. Гарәф абый үзенең хәтирәләре белән уртаклашты.