Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"12 июнь- Россия көне"

12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан укучылар белән аппликация, рәсемнәр ясадык.
1990нчы елның 12 июнендә РСФСРның беренче съезды депутатлары Россия дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. 1992нче елның шушы ук көнендә Россия Президентын сайлау буенча ачык рәвештә халыкара сайлаулар үтә...
1994 елда кабул ителгән Указ нигезендә Россиядә 12 июнь бәйрәм көне итеп билгеләнә. Башта ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип игълан ителә...
Хәзерге вакытта Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши, мәктәпләрдә 89 милли телдә белем бирелә.
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.
 Безнең көч – бердәмлектә.
Барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын.