Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Бәхетле балачак"

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу балалар өчен генә иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе  түгел, ә өлкәннәр өчен дә  «балачак» чоры турында искә төшерү . 1 июнь көнне   Күлтәс авылы балалары белән балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу-уен программасы үткәрдек.  Кызыклы уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өчен сикерү,  йөгерү,  табышмакларга җаваплар  бирү һәм китаплар уку да оештырылды. Бәйрәм тәмле күчтәнәчләр тапшыру белән тәмамланды. Балалар өчен бик күңелле бәйрәм булды.