Культесская сельская библиотека - филиал № 18

” Сугыш хәсрәт учагы”

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан” Сугыш хәсрәт учагы” дигән темага карата әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә”Батырларга мәңгелек дан” дигән китап күргәзмәсе төзелде, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Китапханәче балаларга сугыш вакыты, аның авырлыклары турында эчтәлекле итеп сөйләде. Балалар сугыш турында үзләренә күп мәгълүмат алдылар, шигырьләр укыдылар. Бөек Җиңү бәйрәменә карата үткәрелгән кичә бик файдалы үтте.