Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Яшьлек эзләре"

15 май көнне Гаилә көне уңаеннан Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче, Гөлара Вәкил кызы Шәрипованы, аның гаиләсен “Яшьлек эзләре” дип аталган очрашу кичәсенә, дөресрәге шигырь юллары белән әйтсәк аның яшьлек эзләре үткән Күлтәс авылына очрашуга чакырдык. Гөлараны Күлтәс белән нәрсә бәйли соң? Әйе, аның әнисе Гөлфирә апа Күлтәс авылы кызы. Менә шуңа күрә дә Гөлараның яшьлек эзләре биредә калаган икән.

Шигърият ул күңел халәте, кешенең эчке дөньясы, аның сизгерлеге, нәфислеге, батырлыгы. Менә бүген без дә шушы батырлыкны, матурлыкны, нәфислекне авылыбыз халкы белән уртаклаштык. “Баллы көзләрем”китабы, шулай ук бик күп җырлар авторы, “Гөрләвекле балачак ” җыры өчен быел Болгар премиясенә лаек булган Гөларабызның шигырьләре, матур җырлар, туганнар, авылдашларының истәлекләре белән үрелеп бараган бу очрашу бер дулкында үтеп китте. Барлык тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр генә калдыра торган искиткеч очрашу булды ул. Гөлара үзе дә аны сагынып килгән авылдашларга эчтәлекле шигырьләрен бүләк итте, сорауларга җавап бирде. Әнисе Гөлфирә апа, әтисе Вәкил абый, апасы Ильмира да матур теләкләрен җиткерделәр.