Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Онытылмас сезнең батырлык!"

7 май көнне 13.00 сәгатьтә киң даирә укучылар өчен  Күлтәс авылының үзәгендә урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында "Онытылмас сезнең батырлык" дип аталган тантаналы кичә узды. Бәйрәмдә ветераннар , сугыш чоры балалары чакырылган иде. Аларны бәйрәм белән ветераннар советы рәисе Калимуллина Роза апа котлады.Китапханәче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте, авылдашларның истәлекләре белән таныштырды, мәктәп укучылары "Үлемсез полк " акциясе белән катнаштылар, матур биюләр биеделәр.Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә үрелмә чәчәкләр куйдык. "Мирас" ветераннар хоры башкарган җырлар бәйрәмебезгә ямь өстәде. Бәйрәм ветераннарның чыгышы, матур җырлар белән үрелеп барды. Килгән тамашачыларга, чыгыш ясаган авылдашларыбызга бик зур рәхмәт! Сугышчыларыбызның батырлыгы онытылмасын, күкләребез аяз булсын. Сугыш ачысын татырга язмасын!