Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тукай безнең күңелләрдә"

Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Тукай- халык яраткан, бөек шагыйрь. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм классик стиль булдырды. Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, 25 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Күлтәс авыл клубында китапханә белән берлектә " Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! » дигән әдәби – музыкаль кичә үтте. Китапханәче катнашучыларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды  һәм иң танылган әсәрләре, әкиятләре һәм шигырьләре  кычкырып укылды. Чара барышында шагыйрьнең биографиясенә багышланган слайд-презентация күрсәтелде. Чара ахырында «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.