Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Кеше.Галәм.Космос." викторина

Күлтәс авыл китапханәсендә 11 апрель көнне 14.00 сәгатьтә 12 апрель –Космонавтика көне уңаеннан 1-5 сыйныф  укучылары өчен "Кеше.Галәм.Космос."  дип исемләнгән викторина  үткәрелде .Әлеге чара укучыларның  космонавтика буенча белемнәрен тикшерү, киңәйтү максатыннан үткәрелде . Укучыларга викторина алдыннан эчтәлекле презентация тәкъдим ителде. Китапханәче  Мөбәрәкшин Рәхим абый турында сөйләде. Аның Мәскәү шәһәрендә космонавтларны укытуы, аның авылыбыз өчен бик данлыклы кеше булуы турында әйтеп кителде. Шуннан соң укучылар викторина биремнәрен үтәделәр. Чарада катнашучыларга Космонавтика көненә багышланган  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде .