“Табигать- ялгышларны кичерми".
Күлтәс авылы китапханәсендә яшьләр белән Экология елы уңаеннан “Табигать - ялгышларны кичерми" дигән темага “Библионочь” (Түгәрәк өстәл )үткәрелде. Китапханәдә"Табигатьнең акыллы киңәшләре" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Анда китапханәче 2017 ел -Экология елы турында, экологик хәл, экология проблемалары турында да әйтеп үтте. Экология елына карата үткәрелгән “Библионочь” бик файдалы үтте.