Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» -сәламәтлек сәгате.

Күлтәс авыл китапханәсендә 7 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган киң даирә укучылар өчен «Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде .Әлеге чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм ул түбәндәге бурычларны күздә тота: укучыларны сәламәт булырга, сәламәт яшәү рәвешенә тартылырга, сәламәтлеккә нәрсә зыян китерә һәм файда биргәнлененә нәтиҗә ясарга өйрәтү  . Дөрес туклану-ул  сәламәтлек нигезе, кайвакыт тормышыбыз туклануга бәйле. Борынгылар  :"Син нәрсә ашаганыңны әйт, мин синең кем икәнлегеңне әйтәм дип” юкка гына әйтмиләр.  Һәм бу дөрес. Яшь организмга атна саен 30 төрле ризык кирәк. Китапханәче балаларны дөрес туклану кагыйдәләре белән таныштырды, витаминнарның нинди  булуы турында сөйләде. Шуннан соң укучылар үзләре төркемнәрдә эшләделәр һәм биремнәр үтәделәр. Алар өчен "Мине таны!” уены үткәрелде. Бу чарада укучылар дөрес туклану серләренә төшенделәр. Чарада катнашучыларга «Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде .