Культесская сельская библиотека - филиал № 18

" 2 апрель -Халыкара балалар китабы көне"

Күлтәс авыл китапханәсендә 2 апрель көнне 14.00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган китапханә сәгате узды . Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды , китапның кешеләр тормышындагы роле турында сөйләде . Укучылар шигырьләр тыңладылар, әсәрләрнең һәм геройларның исемнәрен әйттеләр . Андерсен әкиятләре иллюстрацияләре буенча таныдылар.  Алар өчен "Парын тап" уены оештырылды. Китапны ни өчен сакларга кирәк ? дигән сорауга җавап таптылар. Табышмакларга, шаян сорауларга җавап биреп, үзләренең тапкырлыкларын сынадылар. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.