Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Нәүрүз-мөбәрәкбад!"

Күлтәс авыл китапханәсендә клуб белән берлектә 20 март көнне киң даирә укучылар өчен “ Нәүрүз бәйрәме " дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде .Яз килү-кешеләр тормышында иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ул барыбыз өчен дә-табигатьнең яңаруы , тормыш тантанасы, мул уңыш елына өметләр бәйрәме. Әлеге очрашу вакытында китапханәче укучыларны 21 март көнне билгеләп үтелүче бәйрәмнең тарихы һәм традициясе белән таныштырды. Авыл халкы Нәүрүзбикә  белән бергә «Аркан тартыш», «Капкалы», «Түбәтәй» һ.б. уеннарда актив катнаштылар.  Чарага " Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм ахырында барысын да тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар.