Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Җир ни өчен елый?" -мәгълүмат сәгате

Күлтәс  авыл китапханәсендә  12 мартта “Җир ни өчен елый” дигән чара үткәрелде. Чара барышында балалар табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән башка яши алмавын аңладылар: һава, су, болын хуш исләре, яфраклар кыштырдавы, ә ул алмашка бары тик сакчыл мөнәсәбәт һәм кайвакыт кечкенә ярдәм сорый. Катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәксез үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да үзара тыгыз бәйләнештә булуын, үзенчә матур һәм файдалы булуларын, Арча районының сирәк очрый торган дару үсемлекләренең исемнәрен һәм аларның кайберләренең Татарстан Республикасының Кызыл китабына гына түгел, Россиянең Кызыл китабына да кертелүен беләләр. Балалар игътибарына «Гүзәл табигатебез» күргәзмәсеннән  китаплар күрсәтелде.