Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Тукай белән бергә гомергә”.

 Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай белән бергә гомергә” дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, "Яздан аерып булмый Тукайны" исемле китап күргәзмәсе төзелде. Кичәдә укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән  презентация ярдәмендә таныштырылды. Шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды, укучылар шигырьләрен укыдылар,сорауларга җаваплар бирделәр һәм әкиятләрен сәхнәләштерделәр.  Кичә "Туган тел"җыры белән тәмамланды.