Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«Хатын –кыз тормыш яме!» әдәби- музыкаль кичә

8 март көнне авыл клубында “Хатын-кыз тормыш яме!” дигән чара үткәрелде. Китапханәче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, кешелекнең гүзәл яртысына багышланган шигырьләр укыды. Аларны 8 март бәйрәме тарихы белән таныштырды. Чарада катнашучылар күп кенә язучылар иҗатында хатын-кызларның  матурлык , илһам чыганагы булуын белделәр. Язучылар һәм шагыйрьләр идеаль образлар тудырганнар һәм аларны үз әсәрләрендә гасырларга язып калдырганнар - Татьяна Ларина, "Булгаков" Маргарита, Тургенев кызлары Анна Каренина һәм башкалар. Чарада Габдулла Тукайның “Хур кызына”, Муса Җәлилнең “Яшь ана”, Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары", Г.Шәрипованың “Мин хатын-кыз!” шигырьләре яңгырады. Яз, шигърият һәм шатлык атмосферасында күңелгә ятышлы шигырьләр, хатын-кыз турында, әниләр , мәхәббәт һәм яз турында җырлар яңгырады.