Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"21 февраль- Туган тел көне"- әңгәмә.

21 февраль -Туган тел көне. Кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән. Балачакта без халык әкиятләрен, җырларын яратып тыңлыйбыз. Соңрак классик әдәбият белән танышу бара. Телсез фәнне, техниканы, һөнәрне, ягъни тормышны бер адым да алга җибәрү мөмкин түгел. Туган тел-ул тулы бер дөнья, халыкның тере хәтере, аның күңел  байлыгы. Шул уңайдан 19 февраль көнне Күлтәс авыл китапханәсендә «21-февраль – Туган тел көне» дип исемләнгән чара узды  . Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды , бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.  Укучылар  бик теләп китап, Туган ил турында табышмаклар чиштеләр , Туган тел турында шигырьләр укыдылар . Балалар биремнәр үтәделәр , ребуслар чиштеләр , милли уеннар белән таныштылар . Әлеге темага презентация  дә карадылар.