Культесская сельская библиотека - филиал № 18

” Үткәнен белмәгән- киләчәген белмәс”

 

 

Мәктәп укучылары белән “Үткәнен белмәгән- киләчәген белмәс” дигән темага тематик кичә үткәрелде. Китапханәче балаларны авылдашыбыз полковник  Кәбиров Габделбәр Кәбир улы белән таныштырды. Ул Пенза шәһәрендә хәрби училища тәмамлый. Казахстанда, Польшада хезмәт итә. Хәрби заводта һәм хәрби госпитальдә эшли. Шулай ук авылдашыбыз, техник фәннәр докторы  Мөбәрәкшин Рәхим абый турында да укучылар бик күп мәгълүмат алдылар. Рәхим абый Юрий Гагаринны  һәм башка космонавтларны укыткан.  Музейдагы  фотолар буенча укучылар авылдашларыбыз турында бик күп мәгълүмат алдылар. Авылдашларыбыз белән без горурланабыз.