Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Без Тукайны беләбезме?”

Әдәби мәйдан  проекты 2014 нче елда Казан шәһәрендә старт алды. Һәм бу проект  быел да дәвам итә.

    2015 нче ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан без укучылар белән “Без Тукайны беләбезме?” дигән темага викторина үткәрдек. Аның тормыш юлы , әкиятләре буенча төзелгән викторинадан күренгәнчә, укучыларыбыз Тукай  иҗатын яраталар дигән нәтиҗәгә килдек.   

   Китапханәче күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады, укучыларга тәкъдим итте. Шулай ук 2015 нче елда юбиляр язучыларыбыз М.Маликова, М.Мәһдиев , Т.Миңнуллин ,Г.Ахунов әсәрләре белән дә таныштырды.Әлеге конкурс кысаларында авылда яшәп,  китап укучылар гына түгел,  бәлки җәй айларында  шәһәрдән кайтып , китапханәгә йөрүче  укучы балаларны  да    билгеләп үтү   максат итеп куелды.  Шулай итеп Әдәбият елы уңаеннан   укучылар  белән  үзләре  яратып укыган китаплары  турында  фикер алышу  тыңланды.   Әдәби мәйдан бик күңелле үтте,  һәркемнең күңелендә онытылмаслык хәтирә булып калды.