Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Үлемем дә яңгырар җыр булып”

     

Арча районы Күлтәс авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә ”Үлемем дә яңгырар җыр булып” дигән баш астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.    Кичәдә  укучыларны  Муса  Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән китапханәче Юсупова А. таныштырды, шагыйрьнең китапларына күзәтү ясады, шигырьләрен укыды. Анда укучылар Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырлар җырладылар.   Муса Җәлил турында күп мәгълүмат алдылар. Кичә укучыларда җылы тәэсир калдырды.