Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Ак калфакның табылган чагы” .

 

Күлтәс авылы китапханәсендә  “Ак калфак” эшен оештыру, җанландырып җибәрү максатыннан “Ак калфакның табылган чагы”  дигән темага карата әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә китапханәче Юсупова А. җитәкчелегендә уздырылды. Китапханәче Юсупова А.   килгән кунакларны татар халкының милли баш киеме Ак калфак тарихы белән таныштырды, бүгенге көндә аның актуальлеге турында сөйләде, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яшь буынга җиткерү өстендә бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады. Әңгәмә һәркемгә дә бик ошады.