Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"“Сәнгать төне”

   “Сәнгать берләштерә” акция кысаларында китапханәдә Әдәбият елыннан Кино елына күчүне күздә тоткан “Сәнгать төне” үткәрелде. “Сәнгать төне” китапханәче  Юсупова А. җитәкчелегендә уздырылды. Мероприятие А.Кононовичның “Тетушки” фильмын карап, аның буенча кино сәнгате турында гомуми бер нәтиҗә ясауны максат итеп куйган иде. Чөнки һәрбер кино сюжеты нинди дә булса вакыйгага нигезләнеп иҗат ителә, күп вакытта бу әдәби әсәр була. Шуңа күрә “сәнгать” киң мәгънәне үз эченә ала, җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла дигән нәтиҗәгә киленде. Авыл китапханәсенең тормышындагы бу яңа төрле эш формасы яшьләргә бик тә ошады