Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Айлар үткән, еллар үткән, кай арада көзләр җиткән”.

 Күлтәс авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә карата “Айлар үткән, еллар үткән, кай арада көзләр җиткән”  дигән баш астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу  кичә китапханәче Юсупова А,   клуб  мөдире Абдуллин И .җитәкчелегендә үткәрелде. Китапханәче  Юсупова А. өлкәннәрне, килгән кунакларны  бәйрәм белән котлады. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләде.    Клуб мөдире Абдуллин И. та  килгән кунакларны, өлкәннәрне  бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен әйтте, матур җырларын җырлады. Өлкәннәр көненә карата үткәрелгән  кичә бик күңелле үтте.