Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"“Экстремизмга- Юк!”

 

    “Экстремизмга- Юк!” дигән айлык кысаларында   балалар белән “Без экстремизмга каршы” дигән  Түгәрәк өстәл  үткәрелде. Китапханәче балаларга террориз һәм экстремизмның кешелек өчен   куркыныч афәт булуы турында сөйләде. Балаларга Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләр турында сөйләнелде. Балалар  куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды.  Китапханәче балаларның сорауларына жавап бирде,  балаларга бер - береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген  аңлатты.  Балалар  экстремизм турында күп мәгълүмат алдылар.