Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ЙОЛАЛАР -БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ НИГЕЗЕ

Татар гаиләсенең традицион яшәү рәвеше гореф-гадәтләргә тугрылыклы булуда, этник һәм дини йолаларны, бәйрәмнәрне үтәүдә, якыннарына ярдәм итүдә, картлыкта ата-аналарны тәрбияләүдә, гаиләнең өлкән әгъзаларын хөрмәт итүдә чагыла. Татар гаиләсендә буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары мөһим роль уйный. Алар гаилә эчендәге тәртип һәм үзара эш итү кагыйдәләрен, нормаларын киләсе буыннарга тапшыру механизмнары булып тора. Башка халыклардагы кебек үк, татарларда да гаиләдә төп вакыйгалар булып балалар туу һәм туйлар була. Һәр төбәктә, хәтта һәр авылда да бу вакыйгалар белән бәйле традицияләрнең үз үзенчәлекләре, нюанслары, детальләре бар. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы хөрмәтенә китапханәдә эшләүче «Ак калфак» клубы әгъзалары укучыларыбызны авылыбызның төп традицияләрен (йолаларын) искә төшерергә һәм аларның милли гаиләнең формалашуындагы ролен билгеләргә чакырды.